

Мәләвез районының 1нче балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре уку елы башыннан ук яңа музыка коралларында осталыкларын арттырачак. Матди-техник базаны "Мәдәният" гомумдәүләт проекты ярдәмендә ныгыттылар.
Балалар сәнгать мәктәбенә музыка-теоретик дисциплиналар кабинеты өчен уку әдәбияты - сольфеджио һәм музыка әдәбияты буенча пособиеләр кайтартылды. Концерт залында косметик ремонт үткәрелгән, кәнәфиләр, "М. Глинка" пианиносы, "Скандалли", "Тула" баяннары, "Горонок" фирмасы скрипкалары, кларнет һәм саксофоннар сатып алынган.
Балалар музыка мәктәбе 1962 елда Мәләвез эшчеләр бистәсендә ачылган. 1997 елда уку йорты 1нче балалар сәнгать мәктәбе итеп үзгәртелде. 1нче балалар сәнгать мәктәбе күппрофильле, укыту өч бүлектә гамәлгә ашырыла.