+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтелә

Башкортстан микрокредит компаниясе (ЦБР №7-11-05-02-000830 лицензиясе) Гафури районында Җилем елгасы ярында урнашкан "Сарыташ" глэмпингына 8 процентлы ставка буенча 1,5 миллион сумлык микрозайм биргән.

Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтелә
Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтелә

Төбәктә “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшкуарлык субъектларына микрофинанс ярдәм күрсәтелә.

- Микрофинанс дәүләт ярдәме - бизнесны үстерүнең иң арзан инструментларының берсе. Быел Башкортстан микрокредит компаниясе 270 миллион сумлык 180 эшкуарлык проектын финанслаган, шул исәптән 9,4 миллион сумга 5 туристлык бизнесын да. Төбәктә эшкуарлык буенча гомумдәүләт проекты ярдәмендә микрофинанс ярдәменнән ташламалы шартларда файдалануның яхшы дәрәҗәсе тәэмин ителде, ә туризм буенча гомумдәүләт проектны гамәлгә ашыру белән беррәттән, туристлык инфраструктурасын үстерү өчен куәтле импульс алдык, - дип билгеләде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Алынган акчага "Сарыташ" глэмпингы проекты авторы, эшкуар Илшат Бәхтияров чираттагы кунак йорты һәм беседкалар төзүне һәм җиһазландыруны планлаштырган. Тиздән уңайлы экойорт ял итүчеләрне кабул итәргә әзер булачак.

Башкортстанның иң танылган туристик локацияләренең берсе буларак, "Сарыташ" дәүләт ярдәме белән барлыкка килде. 2020 елда проект 3 миллион сумлык "Ростуризм" грантын отты. Иң мөһиме - проектта сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен "киртәләрсез" туризмны үстерү каралган, мәсәлән, торак модульләре пандуслар һәм күзәтү террасалары белән җиһазландырыла. Ә актив ял итәргә яратучыларга глэмпинг "Киндерлинская" мәгарәсенә, Җилем буенча сап-бордларда йөзәргә, балык тотарга, атлы маршрутлар һәм этноэкскурсияләргә барырга тәкъдим итә. Тулырак мәгълүмат https://zilimglamping.ru/ сайтында.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстан микрокредит компаниясенең финанс ярдәме белән төбәктә Natura Park глэмпингы үсә.

Микрозаймнар бирү шартлары белән Башкортстан микрокредит компаниясе сайтында танышырга мөмкин, консультацияләр өчен телефон: 7 (347) 246-20-50. "Рефинанс" займы буенча ставкалар еллык 2 проценттан башлана, ә әйләнештәге акчаларны тулыландыруга заем буенча – 4 проценттан.

Глэмпингларны ачуга кагылышлы бизнеска дәүләт ярдәме чаралары буенча консультация ярдәмен Башкортстан Республикасының “Минем бизнес” үзәгендә (тел. 7 (347) 224-99-99), шулай ук бизнес-шерифларда алырга мөмкин.

Гамәлдәге глэмпинглар Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы сайтында тәкъдим ителде.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: