+20 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары
10 август 2022, 05:09
Нинди туризм чараларына субсидияләр биреләчәк?
"Ростуризм" «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проекты кысаларында яңа ярдәм чарасын башлап җибәрә – туризмда киңкүләм чараларны субсидияләүгә төбәкләрдән гаризалар җыю башланды, аларны үткәрү 2023 елга планлаштырылган.
Нинди туризм чараларына субсидияләр биреләчәк?
Гаризалар 15 августка кадәр кабул ителә. Сүз, аерым алганда, туристларны җәлеп итү ноктасы була алырлык зур мәдәни-тамаша, гастрономия һәм спорт чараларына ярдәм итү турында бара.
Төп таләпләр арасында план буенча чарага 10 меңнән дә ким булмаган кеше килергә, ә аңа керү түләүсез булырга тиеш.
Планлаштырылган тамашачылар саны 10 меңнән 25 меңгә кадәр булган чаралар өчен субсидия 50 миллион сум тәшкил итәчәк. Тамашачылар саны 25 меңнән артык булган чаралар өчен субсидиянең максималь күләме - 100 миллион сум.
Субсидия бирү кагыйдәләре белән түбәндәге сылтама буенча кереп танышырга мөмкин:
https://subsidy.tourism.gov.ru/
Фото: bash.news сайтыннан.
Автор:
Ример Насретдинов
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"