+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

"Ансат" тагын бер баланы коткарды

Ил Президенты указы белән гамәлгә ашырылучы "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында сатып алынган "Ансат" вертолеты бер баланы коткарган.

"Ансат" тагын бер баланы коткарды"Ансат" тагын бер баланы коткарды
"Ансат" тагын бер баланы коткарды
Нефтекамада йөкле хатын үзен начар хис итә башлый. Иртән корсагында авыртулар барлыкка килә, ә төшкә таба хәле бөтенләй мөшкелләнә. Ашыгыч медицина ярдәме бригадасы авырлы хатынны Куян авылыннан Нефтекаманың бала тудыру йортына илтә.

Нарасыйны ярып алалар. 1 630 грамм авырлыктагы малай дөньяга килә. Бала тугач, белгечләр сабыйны кувезга табиб анестезиолог-реаниматолог һәм табиб неонатолог контроленә урнаштырганнар.

Аннары Нефтекама шәһәр хастаханәсе һәм Уфа шәһәренең акушерлык дистанцион консультатив үзәгенең табиблары консилиумы тарафыннан баланы Башкортстан башкаласына эвакуацияләү кирәклеге турында уртак карар кабул ителгән. «Ансат» вертолеты Нефтекама аэропортына төшә һәм табиб-белгечләр бригадасы сабыйны Уфага алып китә. Юлда 40 минут вакыт үтә.

Хәзер бала Республика балалар дәваханәсе белгечләре күзәтүе астында, ә аның әнисе Нефтекама бала тудыру йортының табиб акушер-гинекологлары контролендә. Бераз соңрак ул сабые янына китереләчәк.

Аларның гомерләренә берни дә янамый.

фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас