

«Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында Ф. Зәйлалов урамы буенча гражданнарны яраксыз торактан күчеру өчен 6нчы йорт төзелеше тәмамланып килә. Авария хәлендәге алты йорттан 74 гаилә быел өй туйларын үткәрәчәк.
- Безнең республика гражданнарының торак шартларын яхшырту - иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Яраксыз торакны киметү буенча яхшы темпта барабыз. Ел ахырына кадәр тагын 700 кешене күчерү планлаштырыла, - диде төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Егор Родин.
Барлык эшләр дә график буенча, артта калуларсыз бара. Хәзерге вакытта объектта эчке бизәкләү эшләре, сантехник җиһазлар урнаштыру, тәрәзә уемнарын кую, электромонтаж эшләре, шулай ук штукатурлау, фасадны буяу һәм башка эшләр башкарыла. Объектның әзерлеге якынча 80 процент тәшкил итә.