1нче гимназиянең икенче корпусын реконструкцияләүгә «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында 574 миллион сум акча каралган, шул исәптән 450 миллион сум федераль бюджеттан. Эшләр узган елның декабрендә башланды.
- Үткәрелә торган реконструкция гимназия мәйданнарында өстәмә 750 уку урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Анда тулы уку, спорт, үзешчән сәнгать һәм башка файдалы активлык белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылачак. Башка шәһәр мәктәпләренә дә йөкләнеш кимиячәк. Объект зур һәм бик кирәкле. Шуңа күрә монда төзелеш-монтаж эшләрен башкару динамикасын Хөкүмәттә аерым контрольдә тотабыз, - дип билгеләп үтте Илшат Таҗетдинов.
Эшлекле сәфәр барышында шулай ук Стәрле елгасы яр буен һәм аның янәшәсендәге территорияне, шулай ук «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Ашкадар елгасы янындагы шәһәрнең тарихи өлешен төзекләндерү нәтиҗәләре каралды.
Фото: Башкортсан Хөкүмәте