

Кичә Ишембай районында “Экологик эшләр атнасы” республика акциясе барышында халык күпләп ял итә торган 15 урында шимбә өмәләре узды, Агыйдел, Селеук, Тайрук, Сикася, Равзяк, Шига елгалары яр буе зоналары чистартылды.
Чарада урындагы хакимият вәкилләре, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, шулай ук урындагы халык, “Башкортстан сакчылары” төркеме волонтерлары, Ишембай шәһәре предприятиеләре һәм башкалар актив катнашты. Нәтиҗәдә, 353 кеше 42,54 кубометр чүп-чар җыеп алды.
- Республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында “Экологик эшләр атнасы” акциясе уза, аның кысаларында ирекмәннәр халыкның күпләп ял итү урыннарында һәм сулыкларның яр буе зоналарын да кертеп, төп туристлык маршрутларында җыела, - дип сөйләде Ишембай шәһәренең табигатьтән файдалану һәм экология бүлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтҗанов. - Ышанабыз, Ишембай һәм районыбыз халкы һәм кунаклары, һичшиксез, файдалы башлангычка кушылыр.
Мондый чаралар башка районнарда да старт алды. Бу республикада "Экология" гомумдәүләт проектының нәтиҗәле башкарылуын да күрсәтә.