+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Сенаж - Чакмагышта, печән Хәйбуллада күпләп хәзерләнгән

Башкортстанда мал азыгы хәзерләү кампаниясе дәвам итә.

Сенаж - Чакмагышта, печән Хәйбуллада күпләп хәзерләнгәнСенаж - Чакмагышта, печән Хәйбуллада күпләп хәзерләнгән
Сенаж - Чакмагышта, печән Хәйбуллада күпләп хәзерләнгән

11 августка 755 мең тонна печән һәм 1,48 миллион тонна сенаж хәзерләнгән. Шулай итеп, бу төр азыклар буенча күрсәткечләр планлы индикаторлардан артып китте. Терлекләрне кышлатуга коры һәм сусыл азык белән тәэмин итү һәр баш малга 20 центнердан артып китте.

Иң күп сенаж Чакмагыш районы хуҗалыкларында салынган - 125 мең тоннадан артык. Печән Хәйбулла районында иң күп хәзерләнгән - 41 мең тоннадан артык.


Республикада силос салу башланды гына. Бу төр азыкны төбәктә 1,2 миллион тоннадан да ким булмаган күләмдә хәзерләргә планлаштыралар. Әлеге күрсәткечләр быел да республикада Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проектының төбәктә зур колач алуын раслый.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас