+25 °С
Ачык
VKOKTelegramMax

Яңа ФАПка халык агыла

Әлеге медицина учреждениесе Уфа районында ачылды.

Яңа ФАПка халык агылаЯңа ФАПка халык агыла
Яңа ФАПка халык агыла

Уфаның 21нче шәһәр клиник дәваханәсенә караучы Лекаревка ФАПы үз ишекләрен ачты.

Лекаревка фельдшер-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла торган беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү программасы ярдәмендә барлыкка килгән.

Яңа ФАП иркен, якты һәм матур, аның мәйданы 65 квадрат метр. Анда пациентларны кабул итү өчен барлык медицина кирәк-яраклары да бар. Киләчәктә биредә шулай ук даруханә пункты ачу планлаштырыла. Бирегә бүген үк халык күпләп килә башлаган.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас