+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Караиделдә балалар автошәһәрчеге төзелә

Илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә ашырылучы “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында балалар мәйданчыгын төзекләндерү эшләре башланды.

Караиделдә балалар автошәһәрчеге төзеләКараиделдә балалар автошәһәрчеге төзелә
Караиделдә балалар автошәһәрчеге төзелә

Караидел районы үзәгендә балалар өчен автошәһәрчек төзелә башлады. Миниатюрада реаль юлның барлык элементлары да булачак.

Төзелеш остасы Кирилл Сухарев әйтүенчә, иске корылмаларны сүтеп, подряд оешмасы тарафыннан объектны планлаштыру башкарылган, аннары мәйданчыкка ком-гравий катнашмасы, вак таш салынды, булачак тротуарлар һәм юл эшләнде, бордюрлар урнаштырылды. Киләсе этап - асфальт салу, аерым мәйданчыклар резина өслек белән капланачак. Монда газоннар өчен урыннар да планлаштырылган.

Әлеге мәйданчык балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау һәм яшь буынны юл куркынычсызлыгы нигезләренә гамәли өйрәтү максатыннан төзелә. Объектта чынбарлыктагы юлның барлык элементлары да булачак, ә нәкъ менә җәяүлеләр кичүләре, юл чатлары, тротуарлар, гамәлдәге светофорлар белән җайга салына торган юл билгеләре ясалган юл өлеше тергезеләчәк. Эшләрне агымдагы елның 1 октябренә кадәр төгәлләү планлаштырыла.

Балалар мәйданчыгы төзелеше белән параллель рәвештә подрядчы Абыз бистәсе мәдәният йорты янындагы территорияне төзекләндерү эшләрен дә алып бара.

Фото: bash.news

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас