

"Мәдәният" гомумдәүләт проектының “Мәдәни мохит” төбәк проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә Тәтешле районының Шулган авылында мәдәният йорты реконструкцияләнә. Бүгенгә инде бик күп эшләр башкарылган: түбәсе тулысынча яңартылган, түшәмнәр алыштырылган һәм пластик тәрәзәләр урнаштыру тәмамланып килә.
Планда минераль мамык белән стеналарны җылыту, пар-изоляция урнаштыру һәм фасад панельләре өчен каркас монтажлау. Барлык ремонт эшләре нәтиҗәсендә авыл халкын үзенә тартып торачак яңартылган авыл клубы барлыкка килер дип көтелә. Мәдәният йорты базасында фольклор, вокал, хореография һәм театр коллективлары эшләп килә.
Шулай ук халык декоратив-гамәли сәнгать түгәрәкләренә, шахмат һәм шашка буенча спорт секцияләренә бик яратып йөри.
Фото: bash.news