

Аскында 45 кеше яңа фатир ачкычларын алды. Аларның йортлары 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип табылган, дип хәбәр иттеләр урындагы хакимияттә.
Авария хәлендәге торактан халыкны күпфатирлы йортларга күчерү районда гамәлгә ашырыла торган программа ярдәмендә мөмкин булды. Атап әйткәндә, "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларындагы "Яшәү өчен яраксыз торак фондын тотрыклы рәвештә киметүне тәэмин итү" прогрммасы ярдәмендә.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда быел авария хәлендәге торак фондыннан (40 мең квадрат метрдан артык мәйданнан) 2 797 кешене күчерү планлаштырыла. 2019 елдан яңа фатирларны 6,5 мең кеше алды.
Фото: resbash.ru