+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

«Полимак» гомумдәүләт проектына кушылды

Тиешле килешүгә республика Премьер-министрының беренче урынбасары, Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов йөзендә төбәк Хөкүмәте белән кул куелды.

«Полимак» гомумдәүләт проектына кушылды«Полимак» гомумдәүләт проектына кушылды
«Полимак» гомумдәүләт проектына кушылды

Башкортстанда «Полимак» җәмгыяте «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга кушылды. Шулай итеп, бүген гомумдәүләт проектында Башкортстанның 140 предприятиесе катнаша.

Җаваплылыгы чикләнгән «Полимак» җәмгыяте - 13 еллык эш тәҗрибәсе булган, геосинтетик материаллар җитештерү заводы. Компания биналар, юллар, су корылмалары, көнкүреш һәм сәнәгать калдыклары полигоннары төзелешендә кулланыла торган геомембрана, георәшәткәләр, дренаж композиты, геотекстиль, юл челтәре чыгаруда махсуслашкан.

- «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты предприятиеләрдә җитештерү культурасын формалаштыруга мөһим өлеш кертә. Гомумдәүләт проекты кысаларында бирелә торган сакчыл инструментларны гамәлгә кертүче һәр яңа компания процессларның нәтиҗәлелеген арттырырга һәм җитештерелә торган товарларның үзкыйммәтен киметергә мөмкин, - дип билгеләде Рөстәм Моратов.

Проектта катнашу кысаларында предприятиеләр җитештерү процессларын оптимальләштерү проектларын гамәлгә ашырганда хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәге экспертларының методологик ярдәменнән бушлай файдалану мөмкинлеген ала.

Финанс чаралары сыйфатында Сәнәгатьне үстерү федераль фондының ташламалы заемы рәвешендә 5 елга 1 процент ставка белән 50дән 300 миллион сумга кадәр ярдәм каралган. Шулай ук гомумдәүләт проекты катнашучыларына предприятиенең инвестиция чыгымнарының 90 процентына кадәр инвестиция буенча салымның 20 проценттан 10 процентка кимүе исәбенә компенсацияләү мөмкинлеге бирелде.

Моннан тыш, предприятиеләр «Җитештерү лидерлары» программасы буенча идарә күнекмәләрен арттырырга, экспорт мөмкинлекләрен киңәйтергә һәм «Экспорт үсеше акселераторы» программасы буенча тышкы базарларга чыгарга, рационализаторлык проектларын формалаштыруда катнашырга мөмкин.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас