+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Бөрҗән балы" ярминкәсе узды

Ил Президенты указы белән гамәлгә ашырылучы "Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында Бөрҗән районында "Бөрҗән балы" бал ярминкәсе узды.

"Бөрҗән балы" ярминкәсе узды"Бөрҗән балы" ярминкәсе узды
"Бөрҗән балы" ярминкәсе узды
Умартачылар юкә, чәчәк, кыргый һәм башка төр балны тәкъдим итте һәм теләгән кешеләргә авыз итәргә мөмкинлек бирде. Шифалы продуктны кәрәзләрдә, савытларда саттылар. Шунда ук умартачылык продуктларын сатып алырга була иде.

Ярминкә кысаларында "Иң тәмле бал" һәм "Балдан аш-су" конкурслары узды, анда иң яхшы бал ризыкларын билгеләделәр.

Моннан тыш, мәйданчыкның икенче өлешендә мәктәп ярминкәләре дә узды. Биредә дә, балның сәүдә рәтләрендәге кебек, барысы да җанлы булды. Мәктәп ярминкәсендә форма гына түгел, аяк киемнәре, букчалар, рюкзаклар, сумкалар, канцелярия товарлары һәм башка мәктәп кирәк-яраклары да табарга мөмкин иде.

"Безнең Бөрҗән балы - район горурлыгы, ул бөтен дөньяга танылган. Ул һәрвакыт зур ихтыяҗ белән файдаланды. Бу ел умартачылар өчен алай ук уңышлы булмады. Әмма бу вакытлыча. Бүген ярминкәдә умартачылар чәчәк, юкә, кәрәзле бал тәкъдим иттеләр. Мондый чаралар умартачыларга продукцияләрен район халкына гына түгел, кунакларга да сатарга, шулай ук бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә", - диде район хакимияте башлыгы Газиз Манапов.

Фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас