+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

“Авылпиадага 16 адым”

Кемдә нәрсә, ә менә дәүләкәнлеләрнең үз олимпиадасы бар икән. Ул "Авылпиада" дип атала.

“Авылпиадага 16 адым”“Авылпиадага 16 адым”
“Авылпиадага 16 адым”

Илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә ашырылучы "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында "Авылпиадага 16 адым" проекты оештырылган. Аның финалы Дәүләкән районының Соколовка авылында үтте.

2021-22 елда үткәрелгән “Авылпиадага 16 адым” проекты (авыл Олимпиадасына 16 адым) - Дәүләкән районы авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен социаль юнәлешле проект. Аның максаты - сәламәт яшәү рәвеше алып баручы район халкын берләштерү һәм районны сәламәт гадәтләр һәм спорт традицияләре территориясе итү.

Ул республика Башлыгының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә һәм социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруга грантлар конкурсында җиңүче дип танылды.

Чараны авыл җирлекләре парады белән ачтылар. Анда гаилә командалары, авыл мәдәният йортлары һәм китапханә хезмәткәрләре катнашты. Бәйге “Визит карточкасы” конкурсыннан башланды, анда һәр гаилә үз командасының исемен һәм девизын мөмкин кадәр оригиналь һәм кызыклы итеп күрсәтергә, шулай ук җыр башкарырга тиеш иде.

Алга таба маршрут кәгазьләре буенча катнашучыларга түбәндәге конкурс этаплары - ГТО нормативларын үтәү, йөгерү, шахмат-шашка викторинасы, скандинав йөреше, дартс, скакалкада сикерү, чаңгы узышлары, аркан тартышу кебек этаплар үттеләр. Авылпиада катнашучылары этапларны узганда көч, төгәллек, җитезлек, эрудиция, гаилә бердәмлеге һәм команда рухын күрсәтте. Азарт хисләре һәм көндәшлек рухы мәйданчыкта ярышларның соңгы минутларына кадәр хөкем сөрде, әмма җиңүгә омтылыш һәм яхшы спорт әзерлеге финалга иң яхшыларны китерде.

"Мондый форматта бәйрәм чын-чынлап уңышлы һәм бер сулышта узды, дип әйтәсе килә. Авыл Олимпиадасы районның чын мәдәни-спорт вакыйгасы булды, аның нәтиҗәсе авыл халкының сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм спорт белән шөгыльләнергә теләве булды", - дип билгеләп үтте Любовь Ломовицкая.

Чара проектта катнашучыларның бию флешмобы һәм теләүчеләр өчен кичке дискотека белән тәмамланды.

Фото: bash.news

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас