+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Дим елгасы чистартылачак

Бу 5,7 мең кешенең яшәү шартларын яхшыртачак.

Дим елгасы чистартылачакДим елгасы чистартылачак
Дим елгасы чистартылачак

Чишмә районында Президент Владимир Путин билгеләгән “Экология” гомумдәүләт проектының “Уникаль су объектларын саклау” федераль проекты буенча Дим елгасын тергезә башладылар. Эшнең бәясе - 105 миллион сум чамасы.

Хәзер объектта юл карталары формалаша. 35 километр озынлыктагы участокны чистартырга кирәк, елга төбеннән 145 мең кубометрдан артык черек агачларны чыгарачаклар.

Димне чистартканнан соң елганың санитар торышы, суның сыйфаты яхшырачак һәм бу республиканың 5,7 мең кешесенең яшәү шартларында чагылачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас