

18 июльдә Кино фонды тарафыннан «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында 500 мең кешегә кадәр яшәүче торак пунктларда кинозалларны яңадан җиһазландыруга беренчеләрдән дәгъва итә алучы оешмалар рейтингы расланды. Заманча санлы җиһазлар белән тәэмин итү максатында ярдәм күрсәтүгә сайлап алу нәтиҗәләре буенча Русия Федерациясенең 49 субъектыннан 103 кинозал расланды.
Бу рейтингта Башкортстан - абсолют лидер!
500 мең кешегә кадәр кеше яшәүче торак пунктларда үзебезнең ил фильмнарын күрсәтү өчен шартлар тудыру максатларында акча алу өчен расланган оешмалар исемлегенә сайлап алу нәтиҗәләре буенча республиканың берьюлы 10 учреждениесе керде: Чишмә районы Мәдәният сарае, Межгорье шәһәренең Мәдәният һәм ял үзәге, Авыргазы районы киночелтәре (Толбазы авылы), Әбҗәлил районының Яшь техниклар станциясе (Аскар авылы), Учалы районы Мәдәният сарае (Учалы авылы), Мәчетле, Белорет, Краснкама, Калтасы һәм Краснокама районнарының районара авыл җирлекләре мәдәни-ял үзәкләре.
Бу эшләр Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында үткәреләчәк. Шушы елдан бер кинозалны яңадан җиһазландыруга 9 миллион сум бүлеп бирелә.