+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Тәтешле дәваханәсенә яңа электрокардиографлар кайтты

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Тәтешле үзәк район дәваханәсе алты электрокардиографик модуль системалары алды.

Тәтешле дәваханәсенә яңа электрокардиографлар кайттыТәтешле дәваханәсенә яңа электрокардиографлар кайтты
Тәтешле дәваханәсенә яңа электрокардиографлар кайтты

Телемедицина электрокардиографы (кардиологик регистратор) дистанцион ЭКГ тапшыру мөмкинлегенә ия - электрон почта аша тикшеренүләр үткәрергә була. Теле-ЭКГ ярдәмендә табиблар кардиограмманы ашыгыч ярдәм машинасында ук төшерә һәм аны белгечләргә консультация өчен җибәрә ала.

Яңа электрокардиографлар компактлы, уңайлы сумкаларда. Аларны кабул итүләрдә һәм чакыруларда поликлиника табиблары да, стационардагы табиблар да куллана алачак.

- Дәваханәләрне заманча җиһазлар белән тәэмин итү пациентларыбыз өчен бик мөһим. Хәзер пациентларны диагностикалау һәм дәвалау сыйфаты тагын да яхшырачак, - дип ассызыклады Тәтешле дәваханәсенең баш табибы Илгиз Шәңгәрәев.

Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас