

Пациенткаларга медицина ярдәме күрсәтү өчен Мәсәгуть дәваханәсенә Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең акушер-гинекологы Александр Сидоров килә. Йөкле хатын-кызларны алга таба күзәтү өчен ашыгыч рәвештә Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенә эвакуацияләү карары кабул ителә.
Санитар авиация транспорт авыр үтеп керә торган районнардан яисә торак пунктлардан зыян күргән авыруларны дәваханәгә тиз илтеп җиткерүне тәэмин итү өчен булдырылган. Санавиация бортында дәваханәгә килгәнче кирәкле ярдәм күрсәтә торган табиблар эшли.
Башкортстанда санавиация үсеше ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Беренчел медицина-санитария ярдәмен үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
2021 елда Башкортстанның санитар авиациясе 145 очыш башкарган, быел 118 очыш башкарылган һәм 124 пациент эвакуацияләнгән.
Фото: inkazan.ru