+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Ике елга үзәне чистартылачак

Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырылучы «Экология» гомумдәүләт проектының «Уникаль су объектларын саклау» проекты ярдәмендә 40 меңнән артык кеше яшәү шартларын яхшыртачак.

Ике елга үзәне чистартылачакИке елга үзәне чистартылачак
Ике елга үзәне чистартылачак
Эшчеләр Яңа Михайловка авылыннан Нижегородкага кадәр Дим елгасын чистартуын дәвам итә. Планда - Уфага кадәр 35 километр үзәнне чистарту. Эшне 2024 елда тәмамларга планлаштыралар.

Шулай ук Благовещен шәһәре чикләрендә Потеха елгасындагы буаны чистарту тәмамланып килә. Ике еллык эшләр бу ел ахырына кадәр төгәлләнәчәк.

Буа бик нык сазланган булган, елның җылы вакытында аннан начар ис чыккан. Елга үзәнендәге эшләр төгәлләнгәннән соң территорияне төзекләндерәчәкләр: суга төшү юлын, сул ярны тәртипкә китерәчәкләр.

Фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас