+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Салаватта "урам сәүдәсе" гөрли

Русия Президенты указы белән гамәлгә ашырылучы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Салават шәһәре территориясендә «урам сәүдәсе» тормышка ашырыла.

Салаватта "урам сәүдәсе" гөрлиСалаватта "урам сәүдәсе" гөрли
Салаватта "урам сәүдәсе" гөрли
Биредә яшел тәмләткечләр, яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр һәм үз бакчаларыннан башка продукция белән сәүдә итү урыннары оештырылган. Исегезгә төшерәбез, бу урыннар бөтенләй бушлай һәм нәкъ бакчачылар өчен кулланыла. Яңа киштәләр Островский урамы 69а адресы буенча урнаштырылган.

"Безгә сәүдә өчен уңайлы мәйданчыклар булдыру мөһим, әмма шул ук вакытта аларны стационар булмаган сәүдә объектларына әверелдермәскә иде. Өстәвенә, безнең әбиләребез мәйданны карап тотып, территориянең хуҗабикәләре дә булачак", - дип хәбәр итәләр Салаваттан.

Хәзерге вакытта Салаватта бакчачыларга продукцияләрен сатарга 5-6 мәйданчык җиһазландырылган.

Фото: башньюс


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас