

Әлеге проект Русия Президенты Владимир Путин ярдәмендә булдырылган "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проектының «Эшкуарлык эшчәнлеге алып бару шартларын яхшырту» төбәк проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
«Мин сыер малы үрчетү белән 10 елга якын шөгыльләнәм, кирәкле авыл хуҗалыгы техникасы, көтүлек җирләрем һәм печәнлекләр өчен җир кишәрлекләрем бар. Шәхси хуҗалыкта 23 баш мал исәпләнә, шуларның 7се - савым сыеры. Агымдагы елның июлендә мин контракт шартларында адреслы социаль ярдәм кысаларында финанс ярдәме алдым, аны сөт токымлы сыер малы сатып алуга тотынырга планлаштырам. Планда савым сыерларының баш санын арттыру, шулай ук пресслау җайланмасы сатып алу. Минем төп ярдәмчеләрем - хатыным һәм кызларым”, - ди эшкуар.
Хакимият башлыгы Мәсхүт Миңнегалин эшкуарга алга таба аның бизнесын үстерүдә уңышлар теләде. Инвестицион проектны озата бару, мәгълүмати-консультация ярдәме күрсәтү турында карар кабул ителде.
Фото: srk.nationalpriority.ru