+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Стәрлетамак гимназиясенең яңа корпусы киләсе елга ишекләрен ачачак

Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Стәрлетамакта 1нче шәһәр гимназиясенең икенче корпусын төзекләндерү барышы белән танышты.

Стәрлетамак гимназиясенең яңа корпусы киләсе елга ишекләрен ачачакСтәрлетамак гимназиясенең яңа корпусы киләсе елга ишекләрен ачачак
Стәрлетамак гимназиясенең яңа корпусы киләсе елга ишекләрен ачачак

Подрядчы төзелеш оешмасы директоры Алексей Лесин төзүчеләрнең эш күләменең өчтән берен үтәүләре турында хәбәр итте. Алар бинаның цокольләрен сылыйлар, эчке уемнарын киңәйтәләр, металл конструкцияләр белән диварларны ныгыталар.
Корпусны модернизацияләүнең гомум бәясе - 479,4 миллион сум.

- Объектны төзекләндерү башлангач, без яшерен дефектларны ачыкладык, - дип аңлатты Алексей Лесин. - Уку йортының стеналарын монтажлаудан һәм ныгытудан тыш, инженерлык челтәрләрен реконструкцияләргә һәм түбәсен яңартырга кирәк.

Төзелеш-монтаж эшләренең күләмнәрен үзгәртүне исәпкә алып, гимназиянең яңа корпусын ачу 2023 елга планлаштырыла. Бинаны файдалануга кертү 750 укучы һәм 120 мәктәпкәчә урын булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Башкортстан Башлыгы республика Хөкүмәте вице-премьеры Алан Марзаевка Стәрлетамак гимназиясе реконструкциясен шәхси контрольгә алырга кушты.

Русия Президенты Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырылучы “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында безнең республикада да, бөтен илдәге кебек, бихисап мәктәпләр төзелде, реконструкцияләнде һәм бу эш дәвам итә.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас