+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Стәрлетамаклылар - хезмәт сөючән, тырыш халык”

- Стәрлетамак — республикада зурлыгы буенча иң көчле сәнәгатьле икенче шәһәр. Әмма иң мөһиме - стәрлетамаклылар үзләре, алар бик хезмәт сөючән һәм лаеклы кешеләр. Һәрвакыт монда рәхәтләнеп киләм, - диде Радий Хәбиров, кичә Стәрлетамакка эш сәфәренә йомгак ясап.

“Стәрлетамаклылар - хезмәт сөючән, тырыш халык”“Стәрлетамаклылар - хезмәт сөючән, тырыш халык”
“Стәрлетамаклылар - хезмәт сөючән, тырыш халык”

- Муниципалитет икътисады безне шатландыра, сәнәгать җитештерүе индексы, бюджет керемнәре үсә. Шәһәр яхшы. Без скверларның, паркларның, ишегалларының ничек төзекләндерелүен карадык. Адым саен биредә булган мәсьәләләрне хәл итәчәкбез, — диде республика Башлыгы.

Ул Стәрлетамакта иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү, шулай ук 1нче шәһәр гимназиясе корпусын реконструкцияләү барышы белән танышты.
Стәрлетамактагы Голиков урамында Башкортстан Башлыгы күпфатирлы йортлар территорияләрендә булды. Аларны «Башкортстан ишегаллары» республика программасы кысаларында төзекләндерәләр. Эшләрне 30 сентябрьгә кадәр төгәлләргә уйлыйлар. Ишегалды киңлеген яңарту вариантын муниципалитет урындагы халык белән килештергән.

Радий Хәбиров белән аралашканда, стәрлетамаклылар республика җитәкчелегенә ишегалларын үзгәртеп коруның нәтиҗәле программасы өчен рәхмәт белдерде. Алар билгеләп үткәнчә, хәзер йортлар янында бик яхшы балалар мәйданчыгы, автомобильләр кую урыннары, яңа эскәмияләр пәйда булган.

2022 елда «Башкортстан ишегаллары» программасында Стәрлетамакның дүрт ишегалды территориясендә урнашкан күпфатирлы 12 йорт катнаша. Аларны төзекләндерүгә 72 миллион сумнан артык акча бүленгән. Киләсе елда Голиков урамындагы ике йортта подъездларны комплекслы ремонтлау башланачак.

- Бер ишегалдын без монда ике ел элек тапшырдык. Халык эшне дәвам итүне сорады. Бу вәгъдәне без үтәдек, - диде Радий Хәбиров. - Әлбәттә, "Башкортстан ишегаллары" - халыкта популяр программа. Бу максатларга без мөмкин кадәр кирәкле акчаларны бүлеп бирәбез. Ел саен ишегалларының билгеле бер күләмен методик рәвештә һәм тырышып эшлибез. Без аларның ишегалларының нинди булырга тиешлеген халык белән килештерәбез. Эшләрне вакытында да сыйфатлы башкаралар.

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада күп территорияләр төзекләндерелде, ремонтлар башкарылды, төзелешләр булдырылды.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас