+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Сез дә Уяндыкка барыгыз!"

26 августта әлеге проект кысаларында Борай районының бер төркем өлкән буын вәкилләре Илеш районының Уяндык авылында урнашкан "Алая Роза" кунакханә-сәламәтләндерү комплексында булды.

"Сез дә Уяндыкка барыгыз!""Сез дә Уяндыкка барыгыз!"
"Сез дә Уяндыкка барыгыз!"

Башкортстанда 2021 елның сентябрендә Владимир Путин билгеләгән "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" гомумдәүләт проекты кысаларында өлкән буын өчен уникаль "Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм " проекты эшли башлады.

26 августта әлеге проект кысаларында Борай районының өлкән буын вәкилләре Илеш районының Уяндык авылында урнашкан "Алая Роза" кунакханә-сәламәтләндерү комплексында булды.

Проектның төп максаты - Башкортстан Республикасында өлкән буын өчен туризмның ачыклыгын тәэмин итү, табигый объектлар белән танышу, сәламәт яшәү озынлыгын арттыру. Турда катнашучылар бушлай тозлы шахтага барды, бассейнда йөзде, Нуга массажы белән ләззәтләнде һәм матур урыннарда йөрде. Иске Кыргыз авылындагы Тарих-туган якны өйрәнү һәм Югары Яркәй авылындагы Муса Гәрәев музейларына экскурсияләр дә бик фәһемле һәм кызыклы булды.

"Мин бик шат, шундый кирәкле һәм искиткеч проект өчен оештыручыларга рәхмәтлемен. Бик күп кызыклы нәрсәләр күрдек. Барысын да сәяхәт кылырга чакырам”, - ди ветераннарның берсе Гөлназ Исхакова.

Фото: bash.news

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас