

Ремонтка финанс чаралары «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында федераль бюджеттан бирелде.
Дәваханәне ачу тантанасында Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин, район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов һәм үзәк район дәваханәсе баш табибы Айдар Хәмәтов катнаштылар.
- Семилетка авылында 4000нән артык кеше яши. 2нче медицина-санитария ярдәменең яңартылган бүлеген ачу - районның сәламәтлек саклау тармагын үстерүдә зур адым, күп кенә кешеләрнең тырыш хезмәтенә йомгак ясау ул. Авыл халкы моны тиешенчә бәяләр дип уйлыйбыз һәм аларга һәрвакыт сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелер дип ышанабыз, - диде чарада катнашучылар.
Фото: health.bashkortostan.ru