+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Тормыш сыйфаты яхшырсын!

Гомумдәүләт проектлары шушы максатка юнәлтелгән.  

Тормыш сыйфаты яхшырсын!Тормыш сыйфаты яхшырсын!
Тормыш сыйфаты яхшырсын!

2018 елда Русиядә кабул ителгән гомумдәүләт проектлары өч юнәлеш буенча эшләнгән: “Кеше капиталы”, “Тормыш өчен уңайлы мохит” һәм “Икътисади үсеш”.

2018 елның 7 маенда Русия Президенты Владимир Путин Русиянең гомумдәүләт проектларын билгеләде һәм “2024 елга кадәр Русия Федерациясе үсешенең гомумдәүләт максатлары һәм стратегик бурычлары турында” Указына кул куйды.
Халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән бу проектлар 2019-24 елларда гамәлгә ашырыла. Башкортстанда да бу юнәлештә күп эшләр башкарыла. Гомумдәүләт проектлары кысаларында республикада бихисап социаль объектлар ачылды, мәктәпләр, медицина учреждениеләре ремонтланды, заманча җиһазлар, техника кайтарылды һәм бу эш дәвам итә.

Санавиация ярдәмгә килә

Санавиация ярдәмендә ике пациентканы Мәсәгуть муниципальара перинаталь үзәгеннән Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенә озатканнар.
Пациенткаларга медицина ярдәме күрсәтү өчен Мәсәгуть дәваханәсенә Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең акушер-гинекологы Александр Сидоров килә. Йөкле хатын-кызларны арытаба күзәтү өчен ашыгыч рәвештә Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенә эвакуацияләргә карар ителә.
Санитар авиация транспорт авыр үтеп керә торган районнардан яисә торак пунктлардан зыян күргән авыруларны дәваханәгә тиз илтеп җиткерүне тәэмин итү өчен булдырылган. Санавиация бортында дәваханәгә килгәнче кирәкле ярдәм күрсәтүче табиблар эшли.
Башкортстанда санавиация үсеше ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “Беренчел медицина-санитария ярдәмен үстерү” федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
2021 елда Башкортстанның санитар авиациясе 145 очыш, быел 118 очыш ясаган һәм 124 пациент эвакуацияләнгән.

Иске Сүлледә Фап ачылды

Ярмәкәй районының Иске Сүлле авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды.
Модульле фельдшер-акушерлык пункты ил Президенты Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү” төбәк проекты кысаларында төзелгән.
Иске Сүлле ФАПында беренчел медицина-санитария ярдәмен 341 кеше алачак, шул исәптән 72 бала. Ул Үзәк район дәваханәсенә 25 километр ераклыкта урнашкан. Хезмәт күрсәтү радиусы өч чакрым тәшкил итә.
ФАПта коммуникацияләр үткәрелгән, территория төзекләндерелгән, шулай ук каты өслекле уңайлы килү юллары салынган.
Яңа пунктта фельдшер Миләүшә Исхакова эшләячәк. ФАПта кабул итү, процедуралар бүлмәләре, көтү урыны, персонал өчен һәм дару препаратларын саклау бүлмәләре, санузел каралган.

Гаиләләргә балаларны укытуда ярдәм булачак

Русия Президенты Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырылучы “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы федераль бюджеттан 90 миллион сумнан артык акча җәлеп иткән.
2023 елда федераль бюджеттан балаларның ата-аналарына (законлы вәкилләренә) психологик-педагогик, методик һәм консультатив ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән субсидияләр рәвешендә грантлар бирү буенча конкурсның сайлап алу өлешендә җиңүчеләр булып 25 оешма билгеләнде.
— Федераль бюджеттан грантның гомум суммасы 90 миллион сумнан артык булачак, шул ук вакытта һәр оешма 2дән 10,4 миллион сумга кадәр алачак. Акчалар ата-аналарны баланы үстерү, тәрбияләү, укыту һәм социальләштерү, үз гаиләсенә тәрбиягә бала алырга теләгән гражданнарның гамәлләрен планлаштыру мәсьәләләрендә консультацияләү буенча хезмәтләр күрсәтүгә юнәлтеләчәк, — диде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин.
Конкурста ил буенча 213 белем бирү оешмасы җиңүче булган, алар арасында Башкортстанның 25 оешмасы бар Проект кысаларында һәр ата-ана балаларны тәрбияләү һәм укыту мәсьәләләре буенча белгечләрдән консультация алырга мөмкин. Консультацияләр консультация үзәгендә яисә дистанцион рәвештә бирелә.
Моннан тыш, белгечләр ерак урнашкан авыллардагы ата-аналар өчен консультацияләр дә үткәрә ала. Җиңүчеләр турында мәгълүмат
Русия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы сайтында урнаштырылган: https://docs.edu.gov.ru/document/d4ef12a5bf655d871d6a3c5a189ca3/

Ләйсән Якупова.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас