+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Мәктәпне танырлык та түгел!

Яңа уку елын Бөре коррекцион интернат-мәктәбе укучылары яңартылган бинада каршылады.

Мәктәпне танырлык та түгел!Мәктәпне танырлык та түгел!
Мәктәпне танырлык та түгел!
1 сентябрьдә парта артына бөтен республикадан кабул ителгән 389 укучы утырды. Алар арасында 190 беренче сыйныф укучысы һәм әзерлек сыйныфлары балалары бар.

Быел бу учреждение Мәгарифне үстерү буенча федераль төзелеш программасына керде. 1 апрельдән объектта белгечләр эшләде. Капиталь ремонтка федераль бюджеттан 8 547 267,40 сум акча бүлеп бирелде.

Интернат-мәктәп директоры Ирина Токарева хәбәр иткәнчә, әлеге акчаларга бина коридорларын, ашханәне тулысынча ремонтлаганнар, җылыту системасын алмаштырганнар. Тагын 6 656 600 сумга башлангыч сыйныфларда җиһазлар тулысынча яңартылган, рекреациядә шахмат залы җиһазландырылган. Балаларга мәктәп-интернатта — уку, ә педагогларга укыту уңайлы булачак.

«Капиталь ремонт безнең балалар өчен чын бүләк булды. Мәктәпне танып булмый — уңайлы сыйныфлар, стильле коридорлар, ә иң мөһиме — кышын җылы булачагы, чөнки җылыту системасын алыштырганнар. 4 рекреациядә балалар башлангычлары зоналары булдырылган, алар бик гадәти түгел! Менә дигән педагоглар канаты астында безнең балалар өчен мәгариф һәм үсеш өчен барлык шартлар да тудырылган " — дип сөйли 4 "Б" сыйныфы укучысы Карина Әхмәдуллинаның әнисе Людмила Александровна.

 
 
Фото: Бөре районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас