

Тәрбияләнүчеләрне, педагогларны һәм ата-аналарны бу вакыйга һәм Белем көне белән Башкортстан мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина котлады.
Серафимовка балалар музыка мәктәбе 1958 елның гыйнварында оештырылган, ә бина 1969 елда төзелгән. 2003 елда концерт залы һәм сигез кабинет урнашкан янкорма төзелә.
- Иске бина яңасыннан бер метрга түбәнрәк иде. Кыш көне алар тоташкан урында кар җыелды, түбәдән су үтә иде. "Мәдәният" гомумдәүләт проектында катнашу нәтиҗәсендә ышанычлы уртак түбә барлыкка килде. Моннан тыш, җәй көне хезмәткәрләр сыйныфларда косметик ремонт ясады, - дип сөйләде музыка мәктәбе директоры Владимир Ипполитов.
Фото: srk.nationalpriority.ru