+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстанда яңа мәктәпләр төзелә

15е төзелә, 82 мәктәпкә ремонт ясала.

Башкортстанда яңа мәктәпләр төзеләБашкортстанда яңа мәктәпләр төзелә
Башкортстанда яңа мәктәпләр төзелә

Башкортстанда мәгариф системасын үстерүгә республиканың берләштерелгән бюджетыннан быел якынча 94 миллиард сум бүленгән. Бу хакта социаль челтәрләрдә республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров язды.

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, 2026 елга кадәр илкүләм модернизацияләү программасы буенча төбәктә ким дигәндә 398 мәктәп ремонтланачак, ә быел һәм киләсе елда Хөкүмәт 197 мәгариф учреждениесен яңарту өчен 9 миллиард сум тирәсе җәлеп итәргә планлаштыра. Моннан тыш, шушы көннәрдә әлеге программага өстәмә рәвештә 201 бинаны кертүгә гариза бирелгән.

«Бүген Башкортстанда 15 яңа мәктәп төзелә һәм 82се - ремонтлана. Концессия килешүе нигезендә "Затон-Көнчыгыш" бистәсендә зур мәктәп төзелә, Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама һәм Уфа районында тагын 6 учреждение конкурс сайлавы узды. Уфада математик лицей-интернат төзүне планлаштырабыз", - дип билгеләде ул.

Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча булдырылган "Мәгариф" гомумдәүләт проекты бик күп башлангычларга шул рәвешле нигез салды.

Фото: oktyabrskiy.bezformata.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас