

Миякә районында яңа курорт төзеләчәк. Тау чаңгысы курорты Башкортстанда шундый типтагы 15нче объект булачак.
Тау чаңгысы курортын төзү проекты "Инвестчас"та инвестор тарафыннан тәкъдим ителде. Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» һәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проектлары кысаларында башкарылачак бу эшкә төбәкнең Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы булышлык күрсәтә. Ведомство башлыгы Рөстәм Афзалов аңлатканча, төбәкнең географик урнашуы нәтиҗәсендә, анда нәкъ менә тау чаңгысы туризмын үстерү тармак өчен өстенлекле санала.
Афзалов сүзләренчә, яңа ел каникуллары чорында гына да быел Башкортстанның тау чаңгысы комплексларында 95 мең турист булган. Моннан тыш, республика быел иң яхшы Русия курортлары рейтингы унлыгына керә алды. Башкортстан бу исемлектә мактаулы 4нче урында урнашты.
Проектны гамәлгә ашыруга 140 миллион сум салу планлаштырыла. Тау чаңгысы үзәге төзелү нәтиҗәсендә 35 яңа эш урыны барлыкка киләчәк. Төзелешнең беренче этабы 2023 елга кадәр узачак. Аңа 55,43 миллион сум бүлеп бирү планлаштырыла. Үткән айда проектка өстенлекле дигән статус бирелде.
Фото: sterlegrad.ru