+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Башкалада юллар яхшыра

"Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проекты кысаларында Уфадагы юллар янында яңа тротуарлар төзи башладылар.

Башкалада юллар яхшыраБашкалада юллар яхшыра
Башкалада юллар яхшыра

Агымдагы төзекләндерү сезоны азагына озынлыгы 23 километр булган 17 юл участогын ремонтлаячаклар.

Ремонт тәмамлану стадиясендә 90 проценттан артык әзерлек дәрәҗәсе белән Чернышевский (Цюрупа урамыннан Әй урамына кадәр), Коммунистик (Цюрупа урамыннан Воровский урамына кадәр), Русия тыкрыгы (Октябрь проспектыннан Русия урамына кадәр), Затонское шоссе урамнары бар.

- "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проектының күпчелек участокларында комплекслы эшләү каралган. Димәк, юллар төзекләндерелеп кенә калмый, тротуарлар, җәяүлеләр өчен коймалар, тактиль плиткалар, бордюрларны түбәнәйтү дә төзелә дигән сүз. Моннан тыш, текә төшүләр һәм күтәрелешләр булган кайбер чатларда пандуслар төзекләндерелә, - ди Башкортстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

Соңгы елларда Уфада юл челтәренең торышы шактый яхшырды.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас