Ремонт эшләре аркасында Толбазы — Красноусол автоюлының 35нче километрында урнашкан күпер буенча хәрәкәт бер полоса буенча гына гамәлгә ашырыла.
«Күпер озынлыгы 406 метрдан артык. Узган ялларда биредә уң як полоса буенча автотранспорт хәрәкәтен яңадан башлап җибәрделәр һәм корылманың сул ягында эшләргә керештеләр. Хәзер биредә булган өслекне сүтү белән шөгыльләнәләр», — диделәр Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.
Күпер буенча хәрәкәт светофор белән көйләнә, кисәтү билгеләре куелган.
Күперне 2023 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Фото: башинформ