Дүртөйле районы Әнгәсәк авылы мәктәбенең яшь волонтерлары Президент Владимир Путин имзалаган “Мәгариф” һәм “Экология” гомумдәүләт проектының “Социаль активлык” федераль проекты кысаларында "Яшел Русия" Бөтенрусия экологик акциясен оештырдылар һәм үткәрделәр.
Укучылар Әнгәсәк авылында урнашкан чишмә территориясен тәртипкә китерделәр,тирә-юньне чүп-чардан чистарттылар, эскәмияләрне һәм өстәлне буядылар.
"Балалар чишмә территориясен инде беренче тапкыр гына тәртипкә китерми, киләчәктә авыл халкы да, бигрәк тә яшь буын, чишмәләрнең, елга ярларының, ял итү урыннарының пычрануы мәсьәләсеннән читтә калмас дип өметләнәләр. Нәкъ менә табигатькә сакчыл караш туган якка булган мәхәббәт турында сөйли", — ди Әнгәсәк авылы биләмәсенең эшләр идарәчесе Людмила Илинбаева.
Акциядә катнашучылар чишмәгә килүче барлык кешеләрнең үзләренең кече Ватаннарын яратуын, матурлыкны һәм чисталыкны сакларга өйрәнүләрен тели.
Фото: contenta.info