

Башкортстанда 2022 елда «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурслары узачак.
Конкурс түбәндәге номинацияләрдә уздырыла:
Иң яхшы тегүче.
Иң яхшы комбайнчы.
Иҗтимагый транспорт автобусын иң яхшы йөртүче.
Иң яхшы электромонтер.
Иң яхшы һөнәрче.
Иң яхшы ташчы.
Конкурс үткәрү турында республика Хөкүмәтенең сайтында [url=https://npa.bashkortostan.ru/36393/]https://npa.bashkortostan.ru/36393/[/url] сылтама буенча мәгълүмат табарга мөмкин булачак.
Әлеге конкурс Владимир Путин билгеләгән "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проектының максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәк.
Фото: belpressa.ru