

Фикер алышу барышында республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров искә төшергәнчә, төбәктә 2019-23 елларга исәпләнгән адреслы программа уңышлы гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында 2017 елның 1 гыйнварына кадәр шундый дип танылган авария хәлендәге йортларда яшәүче республика гражданнарын торак фондыннан яшәү өчен яраклы йортларга күчерәләр. Назаров билгеләп үткәнчә, Башкортстанда халык шундый 131 йорттан Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды акчалары хисабына күчерелә.
Адреслы программага 1,7 миллиард сум бюджет акчасы бүлеп бирелгән иде инде, шуларның 93,5 миллион сумы - республика акчалары, ә 186,4 миллион сумы - муниципаль берәмлекләр бюджетларыннан җәлеп ителгән акчалар. Федераль фонд акчалары гомум суммада 1,4 миллиард сум тәшкил итте.
Программада барлыгы 26 муниципалитет катнашты. Премьер-министр хәбәр иткәнчә, авария хәлендәге торактан күчергәндә кешеләргә йә яңа торак, йә акчалата компенсация бирелә.
Андрей Назаров әйтүенчә, 2019 елдан 2021 елга кадәр Башкортстанда "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты буенча максатлы күрсәткеч. үтәлеше 136 прценттан артып киткән. Бу чорда төбәктә кешеләр 58 мең квадрат метрдан артык мәйданга күчерелгән.
Назаров билгеләп үткәнчә, программаның йомгаклау этабында республикада 15 мең квадрат метрдан артык торак төзелә. Килешү шартлары нигезендә ел ахырына кадәр гражданнарга күпфатирлы 11 йортта 383 фатир тапшыру планлаштырыла.
Фото: sterlegrad.ru
#Башкортостан; #национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты