

Балаларны укыту өчен иң заманча техника белән җиһазландырылган кабинетлар инде Җиргән, Сарышев, Воскресенск, Нордовка, Корнеевка, Дарьин, Нөгеш һәм Первомайская авылларында ачылган.
Быел «Үсеш ноктасы»нда Смаково, Самаро-Ивановка, Восточный һәм Александровка авыллары мәктәпләре укучылары да белем алачак.
«Үсеш нокталары»нда укучылар яңа заманча компьютерларда, 3D-принтерларда эшли, квадрокоптерлар белән идарә итә, яңа микроскопларда шөгыльләнә, роботлар җыялар - өйрәтү җиһазлары профиль юнәлешенә карап үзгәрә.
Бүген Смаково авылында табигый-фәнни һәм техник профильле ике кабинет ачылды. Физика, химия һәм биология сыйныфларында ноутбуклар, күпфункцияле принтерлар, тәҗрибә, тикшеренүләр һәм лаборатория эшләре өчен заманча санлы җиһазлар урнаштырылган - боларның барысы да дәресләрдә кулланылачак. Һәр кабинетка үз лабораторияләре каралган.