+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Сәламәтлек поездлары” ниләр ачыклаган?

Республикада “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында ел саен “Сәламәт республика — сәламәт төбәк” акциясе оештырыла. Күптән түгел “Сәламәтлек поездлары” быелгы сезонда эшен тәмамлады. Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдә бу хакта әһәмиятле пост урнаштырган.  

“Сәламәтлек поездлары” ниләр ачыклаган?“Сәламәтлек поездлары” ниләр ачыклаган?
“Сәламәтлек поездлары” ниләр ачыклаган?

“Безнең “Сәламәтлек поездлар”ы табибларына мөрәҗәгать иткәннәрнең 3 937сендә социаль әһәмиятле авырулар ачыкланган. 317 пациентта — яман шешкә, 734ендә - шикәр чиренә, 2 858 кешедә - йөрәк-кан тамырлары авыруларына, 28 тикшерелүчедә туберкулезга шик туган. Аларның барысы да тикшерүгә җибәрелгән һәм контрольгә алынган. "Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясенең максаты да шунда - авыруны вакытында ачыкларга һәм дәвалауны иртәрәк башларга мөмкин.
“Сәламәтлек поездлары” Башкортстан авыллары һәм шәһәрләре буйлап җәй буе йөреп торды. Нәтиҗәдә табиблар республиканың 120 меңнән артык кешесен карады, шуларның 43 меңе тикшерү узды.
Исегезгә төшерәм, бу акция - сан буенча дүртенче. Ел саен иң кирәкле белгечләрнең күчмә бригадалары республикабызның иң ерак почмакларында эшли. Безнең «поездлар» составында - сәламәтлек үзәкләре, күчмә флюорографлар һәм маммографлар, күчмә ФАПлар, Республика клиник дәваханәсенең һәм кардиоүзәгенең диагностика үзәкләре бар.
Без мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне колачлау өчен алты маршрут эшләдек. Бу сезонда акция тәмамланды, икенчесен планлаштырабыз.
Барыгызга да әзерләнүегез һәм акциянең үзе өчен рәхмәт белдерәм. Башлыклар табиблар урыннарда уңайлы эшли алсын өчен барлык шартларны да тудырган.
Барыгызга да сәламәтлек! Үзегезне саклагыз”, — дип язган республика җитәкчесе.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас