+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Уфада 40 мең квадрат метр тротуарлар яңартылачак

“Хәвефсез сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты кысаларында агымдагы сезонда Уфада 23 чакрым озынлыктагы 17 юл участогы ремонтланачак.  

Уфада 40 мең квадрат метр тротуарлар яңартылачакУфада 40 мең квадрат метр тротуарлар яңартылачак
Уфада 40 мең квадрат метр тротуарлар яңартылачак

Бүгенге көндә тугыз объектта эшләр тулысынча төгәлләнгән. Бу - Завод, Кәрим Хәкимов, Кемеровская, Менделеев, Сәләм, Суворов, Чакмагыш урамнары, Салават Юлаев проспекты, Деревенская кичүе участоклары (гомум озынлыгы 6,5 км).
Әзерлек 90 проценттан артык - Чернышевский (Цюрупа урамыннан алып Әй урамына кадәр), Коммунистик (Цюрупадан башлап Воровскийга кадәр) урамнарында, Российская тыкрыгында (Октябрь проспектыннан алып Российская юлына кадәр), Затон шоссесында.
"Гомумдәүләт проекты буенча ремонтлана торга күпчелек участокларда комплекслы эш каралган. Бу юлларны ремонтлау гына түгел, тротуарлар да төзелә дигән сүз - быел алар 40 мең квадрат метр мәйданда түшәләчәк. Шулай ук юл төзүчеләр җәяүлеләр киртәләре, тактиль плитәләр урнаштыра, бордюрларны түбәнәйтә. Текә төшү урыннары булган кайбер юл чатлары пандуслар белән төзекләндереләчәк ", - дип аңлаталар Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.

Фото:
lyubimiigorod.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас