

- Проектны тюбинг трассасы ачудан башладык, — ди гаилә проекты авторының берсе Гүзәл Емельянова. - Аннары балалар өчен уен залы барлыкка килде. Кафе төзи башладык. Аннары өйләр һәм мунча урнаштыру идеясе килде.
Әле «Аскын» глэмпингы — кунак йорты, мунча һәм мангал зонасыннан торучы комплекс булса, якын киләчәктә биредә кафе эшли башлаячак, тагын өч комплект мунча+ йорт + мангал зонасы барлыкка киләчәк. Гүзәл Рамил кызы биредә чан да урнаштырырга вәгъдә итә, анда елның теләсә кайсы вакытында җылы суда коену мөмкин булачак.
Сүз уңаеннан, 6х2,5 метр зурлыгындагы йортта барлык уңайлыклар да бар, су китерелгән. Өй чиста агачтан эшләнгән. Ул дүрт кешегә тәгаенләнгән. Килүчеләрне уңайлы шартлар көтә. Киләчәктә йортлар ике катлы булачак.
Эшкуарлар максатларын тормышка ашыруга ике миллион сумнан артык акча тотынган. Баштарак бер миллион сумга якын акча салырга ниятләсәләр, соңрак төзелеш материаллары бәясе арткан.
Әлегә килүчеләр үзләренә ризыкны үзләре әзерли, моның өчен кирәкле җиһазлар һәм савыт-саба бар. Емельяновлар аларга шашлык тәкъдим итә. Ләкин кафе төзелеп беткәч, ашка заказ бирергә мөмкин булачак. Тиздән бу тирәдә заманча ял итү урыны барлыкка киләчәк.