

Үзәкнең төп максаты – мәктәп укучыларының яңартылган матди-техник базасында “Технология”, “Тормыш хәвефсезлеге нигезләре” (ОБЖ) фәннәре буенча эшчәнлекне колачлау һәм дәрестән тыш санлы, фәнни, техник һәм гуманитар профильләр эшчәнлеген, шул исәптән дистанцион уку формаларын һәм челтәр партнерлыгын куллану.
Былтыр района Таң, Пришиб, Иске Күчәрбай урта мәктәпләре базасында “Үсеш ноктасы” табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге мәгариф үзәкләре оештырылды. Район муниципаль мәгарифне санлаштыру үзәге методисты Линара Гайсина сүзләренә караганда, мондый үзәкләр ярдәмендә әлеге мәктәпләрдә укучылар, үзләре өчен физика, химия, технология, биология өлкәләрендә белем бирүдә яңа мөмкинлекләр ачып, һәрьяклап үсә.
Быел Троицкий, Первомайский һәм Мирный мәктәпләре укучылары өчен дә шундый ук перспективалар барлыкка килде, анда да “Үсеш нокталары” ачылды.