+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Үсеш ноктасы” — мәктәпләрнең визит карточкасы

Яңа уку елына Башкортстанда 216 "Үсеш ноктасы” ачылды.

“Үсеш ноктасы” — мәктәпләрнең визит карточкасы“Үсеш ноктасы” — мәктәпләрнең визит карточкасы
“Үсеш ноктасы” — мәктәпләрнең визит карточкасы
12 сентябрьдә, бердәм ачылу көнендә, Башкортстан Республикасының авылларында һәм кече шәһәрләрендә 216 “Үсеш ноктасы” эшли башлады.

– “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәкләрен булдыру — белем бирү процессында катнашучыларның барысын да үз эченә алган иң якты һәм гармонияле чара, ул укучыларның иҗади потенциалын үстерүгә ярдәм итә, мәктәпләрнең матди-техник базасын яңартырга мөмкинлек бирә, педагогларның квалификациясен күтәрүне тәэмин итә, — дип белдерде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

Башкортстанда “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Заманча мәктәп” федераль проектын тормышка ашыруның дүрт елында 598 мәктәп базасында санлы табигый-фәнни һәм гуманитар профильле үзәкләр булдырылды, «Информатика», «Технология», «Тормыш хәвефсезлеге нигезләре», «Химия», «Биология», «Физика» фәннәре буенча уку программаларын тормышка ашыру өчен матди-техник база яңартылды.

“Үсеш нокталары”нда укучылар заманча компьютерларда, 3D-принтерларда эшли, квадрокоптерлар белән идарә итә, виртуаль чынбарлык шлемнарын үзләштерә. Түгәрәкләрдә һәм дәрестән тыш чараларда укучылар шахмат уйнарга өйрәнә, фотостудияләрдә шөгыльләнә, үзләренең медиапродуктларын булдыра.

Агымдагы елда авылда һәм кече шәһәрләрдә уку елы башына 216 мәктәп физика, химия, биология буенча җиһазлар: санлы лабораторияләр, лаборатория эшләре һәм демонстрация тәҗрибәләре өчен җиһазлар, химия буенча төп дәүләт имтиханы комплектлары, санлы микроскоплар, шулай ук ноутбуклар һәм МФУлар алды. "Үсеш ноктасы” үзәкләре ярдәмендә авылда һәм кече шәһәрләрдә яшәүче мәктәп укучыларына заманча технологияләр белән эшләргә өйрәнү мөмкинлеге туды.

«Үсеш ноктасы» үзәкләре алар базасында төзелгән мәктәпләрнең визит карточкасына әверелә. Яңа җиһазлар, фирма логотиплары, ремонтланган кабинетлар – болар барысы да балаларны һәм ата-аналарны җәлеп итә, педагогларны рухландыра.

«Мәгариф» гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән 2018 елда расланган иде. Ул Русия мәгарифенең глобаль көндәшлеккә сәләтлелеген, шулай ук илнең гомуми белем сыйфаты буенча алдынгы ун ил арасына керүен тәэмин итәргә тиеш. «Мәгариф» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру 2024 елга кадәр дәвам итәчәк.

Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас