+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Безнекеләр сынатмады!

«Демография» гомумдәүләт проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында, быел 4-20 сентябрьдә Краснодар крае Анапа шәһәренең «Витязь» спорт комплексында 15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында XIV Бөтенрусия көрәш сәнгате уеннары уза.

Безнекеләр сынатмады!Безнекеләр сынатмады!
Безнекеләр сынатмады!

Традицион рәвештә Бөтенрусия көрәш сәнгате уеннары илебездә иң киңкүләм балалар-яшүсмерләр спорт форумнарының берсе булып тора. Ярышларда бөтен илдән 5000 бала катнаша, 17 авырлык категориясендә 23 төр сугыш сәнгате һәм көрәш буенча көч сынашалар.

Башкортстанның җыелма командасы 12-14 сентябрьдә чыгыш ясады һәм гомумкоманда зачетында беренче урынны алды.

Республика җыелма командасы составында "Самбо-75" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Булатов Данил 45 килограммга кадәр авырлык категориясендә билбау көрәше буенча беренчелекнең бронза призеры булды. Спортчының тренеры — Марсель Галимов.

“Балачак елларыннан ук мондый ярышларда катнашу – сугышчан рухны һәм җиңүгә ихтыярны тәрбияләү өчен менә дигән мәктәп", - дип билгели Марсель Галимов.

Мондый Бөтенрусия үсмерләр уеннарын уздыру СССР халыкларының балалар-үсмерләр спартакиадаларының данлы традицияләренең дәвамы булып тора, алар киңкүләм спортны үстерүгә һәм сәламәт, социаль актив буын тәрбияләүгә этәргеч бирә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас