

Иҗтимагый киңлекнең тышкы кыяфәте благоварлыларның төзекләндерү объектлары өчен актив тавыш бирүе аркасында үзгәрәчәк. Күпчелек тавышны (2214) район халкы Языково авылының Үзәк урамындагы җәяүлеләр зонасын төзекләндерү өчен биргән.
Реконструкциянең төп максаты — территорияне төрле яшьтәге кешеләр һәм кунаклар өчен уңайлы итү. Аллеядә юлларга асфальт җәелгән, яктырту утларын монтажлау бара, паркта җиһазлар һәм комлы өслек урнаштырылган.
Сентябрь ахырына кадәр подрядчы оешма эшне тәмамларга уйлый.
Фото: vingroup.net