+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Хәвефсез юллар арта

Республикада озак еллар игътибар бирелмәгән юллар төзекләндерелә.

Хәвефсез юллар артаХәвефсез юллар арта
Хәвефсез юллар арта

Салават шәһәрендә «Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты кысаларында Хмельницкий (Уфа урамыннан 1 май урамына кадәр) һәм Горький (1 май урамыннан Гафури һәм Гафури урамнарыннан Чапаев урамына кадәр) урамнарында өч участокны ремонтлау тәмамланган.

Юл йөрү өлешләре генә түгел, дистәләгән еллар ремонтланмаган һәм начар хәлдә булган тротуарлар да тәртипкә китерелгән. Хәзер автомобильчеләргә дә, җәяүлеләргә дә хәрәкәте итәр өчен уңайлы һәм имин шартлар тудырылган, дип билгеләп үтте Башкортстанның Транспорт министрлыгында.

Объектларны шәһәр хуҗалыгы идарәсе белгечләре, шәһәр депутатлары, җәмәгатьчеләр һәм техник күзәтчелек хезмәте вәкилләре кергән комиссия кабул иткән.

«Комиссия эксплуатацион сыйфатларга йогынты ясаучы җитди кисәтүләрне ачыкламады. Бүгенге көндә Салаватта эшләр тагын ике участокта дәвам итә. Колхоз урамында подрядчы асфальт җәя, ә Уфа урамында (Калинин урамыннан К.Маркс урамына кадәр) коеларны ремонтлау эшенә керешәләр. Әгәр дә аларны тиешле хәлгә китермәсәләр, алга таба ремонт аз нәтиҗәле булачак. Бу эшләргә акча шәһәр бюджетыннан бүленгән", - дип хәбәр иттеләр Салават хакимиятендә.​

Автор:Резида Валитова
Читайте нас