+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Кырык керү юлы яңартылды

Президент Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру кысаларында булдырылган «Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты ярдәмендә республикада юллар яхшыра.

Кырык керү юлы яңартылдыКырык керү юлы яңартылды
Кырык керү юлы яңартылды

«Хәвефсез сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруның 3 елында «Юл челтәре» төбәк проекты буенча Дүртөйле, Уфа, Кырмаскалы, Стәрлетамак, Мәчетле, Бүздәк һәм Яңавыл районнарында авыл торак пунктларына 25 керү юлы яңартылды. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча, соңгы өч елда, Балтач, Туймазы, Дәүләкән һәм Ярмәкәй районнарындагы авылларга федераль бюджет акчаларын җәлеп итеп, 15 керү файдалануга тапшырылды.

Быел «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча Бүздәк районының Күзәй авылына килүче автомобиль юлына ремонт ясала, шулай ук Борай һәм Кырмыскалы районнарында юлларга реконструкция ясала. Федоровка районындагы Денис авылында 1нче сөт-товар фермасына керү юлы төзелә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас