Кремль сәхнәсендә Русиянең 15 төбәгеннән, шул исәптән Белгород, Владикавказ, Волгоград, Грозный, Казан, Калининград, Санкт-Петербург, Симферополь, Уфа, Чиләбе, Элиста, Якутскидан һәм башка субъектлардан милли музыкаль коллективлар чыгыш ясады. Фестивальне оештыручы - Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Фридрих Липсның хәйрия фонды.
Кремльдә беренче тапкыр урыс балалайкасы һәм башкорт курае, татар думбырасы һәм чечен пондары, калмык домрасы һәм осетин дала-фандыры яңгырады.
Алмаз Сәетов, Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары: "Безнең оркестрның Ватаныбызның төп сәхнәсендә беренче тапкыр чыгыш ясавын исәпкә алсак, бу - бик зур җаваплылык. Бүгенге көндә Башкортстан халык уен кораллары милли оркестры республикабызның әйдәп баручы коллективы булып тора һәм ул бик яхшы профессиональ дәрәҗәдә. Минем уйлавымча, бу - сәхнәдә беренче чыгыш, ләкин соңгысы түгел. Безнең оркестрга Русия һәм дөньяның иң яхшы залларын яулавын телисем килә".
Фестивальдә башкорт халык колориты академик, этник һәм заманча яктан тәкъдим ителде. Ил Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында узган бу фестивальдә милли мәдәниятне яратучылар матурлык дөньясына чумды.
Фото: Башинформ