Курайда башкару традицияләрен саклап калуга, тергезүгә һәм алга таба үстерүгә, талантлы башкаручыларны ачыклауга юнәлтелгән иҗади ярышларда Башкортстанның 16 районыннан һәм 9 шәһәреннән, Марий Эль, Чиләбе өлкәсеннән һәм Красноярск краеннан 300дән артык курайчы катнашты. Йомабай Исәнбаевның оныгы Миңнулла Биккулов чараның мактаулы кунагы булды.
Фестивальне ябу тантанасында Башкортстан мәдәният министры урынбасары Илнур Мухьянов катнашучылар санының ел саен артуын һәм конкурсның географиясенең киңәюен билгеләп үтте һәм мәдәният министры Әминә Шәфыйкованың сәламләү хатын укып ишеттерде.
Иң өлкән катнашучы - Марий Иле Республикасыннан 80 яшьлек Муса Нурдәүләтов, ә иң яше - Сибай шәһәреннән Арслан Хәсәнов, аңа 8 яшь.
Конкурсантлар һәм аларның остазлары өчен программа кысаларында Башкортстанның халык артисты, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, конкурсның жюри рәисе Юлай Гайнетдинов курайда традицион башкаруны саклау һәм үстерү буенча осталык дзресе үткәрде.
Фото: culture.bashkortostan.ru