+19 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Укы һәм һөнәрле бул!

Быел 28 марттан 15 сентябргә кадәр «Русиядә эш» бердәм санлы платформа аша республикада яшәүчеләрдән «Демография» гомумдәүләт проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» проекты кысаларында һөнәри белем алуга 14,5 меңгә якын гариза килгән.

Укы һәм һөнәрле бул!Укы һәм һөнәрле бул!
Укы һәм һөнәрле бул!

Аларның өчтән бере халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренең хуплау процедурасын уңышлы үткән. Әлеге процедура түләүсез белем алуга хокуклы гражданнарның квалификациясен тикшерү, мәшгульлек үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү этабын узуны күздә тота.

- Быел Башкортстанда квота буенча бушлай яңа профессиональ компетенцияләр ала, яки булган белгечлек буенча квалификацияләрен 6 меңнән артык кеше күтәрә ала. Проект кечкенә балалары булган хатын-кызларга, пенсия алды яшендәге гражданнарга, шулай ук 35 яшькә кадәрге аерым категория яшьләргә, эшсез гражданнарга һәм эштән азат ителү хәвефе янаучыларга һөнәри тормышка ашыруда ярдәм итүне максат итеп куя, - дип сөйли Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

«Демография» гомумдәүләт проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» проекты 1,5 меңнән артык белем бирү программасын тәкъдим итә. Хәзерге вакытка 4,2 меңнән артык кеше укуга җибәрелгән.

2022 елның 2 сентябреннән башлап «Демография» гомумдәүләт проектының «Эш белән тәэмин итүгә ярдәм» федераль программасы кысаларында Украина, Донецк һәм Луганск халык республикалары гражданнарына уку хокукы бирелә.

Проектта катнашу өчен гаризаны мөстәкыйль рәвештә "Русиядә эш» бердәм санлы платформасында бирергә мөмкин https://trudvsem.ru/information-pages/support-employment/.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас