+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

6 мең кеше яңа һөнәр алачак

2 сентябрьдән Украина, Донецк һәм Луганск халык республикалары гражданнарына да «эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында уку хокукы бирелә.

6 мең кеше яңа һөнәр алачак6 мең кеше яңа һөнәр алачак
6 мең кеше яңа һөнәр алачак

2022 елның 28 мартыннан 15 сентябренә кадәр «Русиядә эш» санлы платформасы аша республика халкыннан «Демография» гомумдәүләт проектының «мәшгульлеккә ярдәм итү» проекты кысаларында һөнәри белем алуга 14,5 мең заявка килгән. Шуларның өчтән бере халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре тарафыннан хупланган, нәтиҗәдә, яңа Һөнәри компетенцияләр алу яки квалификацияләрен күтәрү мөмкинлеген 6 меңнән артык кеше бушлай куллана алачак, дип хәбәр итә Башкортстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.

Проект кечкенә балалары булган хатын-кызларга, пенсия алды яшендәге гражданнарга, шулай ук 35 яшькә кадәр аерым категориядәге яшьләргә, эшсез гражданнарга һәм эштән азат ителү куркынычы янаучыларга ярдәм итәргә тиеш. Катнашучыларга, эшче һөнәрләрдән башлап, яңа санлы һөнәрләр белән тәмамлап, 1,5 меңнән артык белем бирү программасы тәкъдим ителә. Инде 4,2 меңнән артык граждан укуга җибәрелгән.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас